Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда кечкенә бала үлемендә гаепле хатын-кыз суд каршына басачак
Казанда яшәүче 55 яшьлек хатын-кыз саксызлык белән кечкенә баланы үтерүдә гаепләнә. Бу хакта Татарстан Прокуратурасы идарәсе хәбәр итә.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2025 елның гыйнварында әлеге хатын-кыз, остеопат-табиб булып эшләгәндә, 2023 елгы малайга түләүле хезмәтләр күрсәткән. Шул ук вакытта, ул баланың сәламәтлегенә тиешле бәя бирмәгән һәм аны дәвалаучы табиб белән консультация үткәрмәгән. Сеанс вакытында бала җәрәхәт алган һәм шул ук көнне вафат булган.
Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эше судка тапшырылган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз