news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике кешенең үлеменә китергән авариядә гаепле егет шартлы рәвештә хөкем ителде

Аксубай районында яшәүче 22 яшьлек егетне юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелүдә гаепле дип таптылар. Бу хакта Татарстан Прокуратурасы хәбәр итә.

Авария 2025 елның 10 октябрендә республиканың Яңа Чишмә районында булган. Opel Astra автомобиле белән идарә иткән егет каршы як полосага чыккан һәм «Лада» белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике кеше – ике автомобильнең дә пассажирлары - һәлак булган.

Егет гаебен тулысынча таныды. Суд аны 1 ел да 4 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot