news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстандагы бер фирманың директорына хезмәт хакын тоткарлаган өчен җинаять эше ачылган

Лениногорскидагы бер фирманың генераль директорына эшчеләргә хезмәт хакы түләмәү турында җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.

Хокук сакчыларының мәгълүматларына караганда, әлеге директор 2025 елның декабреннән 2026 елның мартына кадәр 79 эшчегә хезмәт хакы түләмәгән. Күрсәтелгән чорда хезмәт хакы бурычы 8,7 миллион сумнан артып киткән. Тикшерүчеләр билгеләп үткәнчә, директорның әҗәтне түләү өчен акчасы булса да, ул аны башка максатларга сарыф иткән.

Тикшерүчеләр аның 4 миллион сум күләмендәге бурычын түләттерүгә ирешкән инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot