Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда парк һәм скверларны төзекләндерү өчен 25 мең кеше тавыш биргән
Казанда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү өчен тавыш бирүдә инде 25 меңгә якын кеше катнашкан. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.
Ул искәрткәнчә, онлайн-тавыш бирү 21 апрельдә башланган һәм zagorodsreda.gosuslugi.ru федераль платформасында уза. Төзекләндерү өчен территорияләрне 12 июньгә кадәр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында сайлап алырга мөмкин. Җиңгән инициативалар федераль бюджеттан финансланачак.
Исемлеккә барлыгы 24 иҗтимагый территория кергән. Алар арасында Вахитов районы Татарстан урамындагы сквер, Шамил Усманов урамында Мәскәү базары янындагы территория, Совет районында Нокса урманы, шулай ук Яңа Савин районы Голубятников урамында күл тирәсендәге зона бар.
Тавыш бирүдә «Дәүләт хезмәтләре» порталында аккаунты булган 14 яшьтән олырак татарстанлылар катнаша ала. Казанда мондый кулланучылар – 1 миллионнан артык. Узган ел тавыш бирүдә 140 меңгә якын кеше катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз