news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2026 елның 9 аенда Татарстанда 215 коррупционер җаваплылыкка тартылган

Татарстанда 2026 елның 9 аенда коррупциягә каршы законнарны бозган өчен 215 вазифаи зат җаваплылыкка тартылган. ТР Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, узган елның шул чорында Татарстанда 223 коррупционер җаваплылыкка тартылган булган. Тагын 9 кеше ышанычны югалту сәбәпле эшеннән азат ителгән.

Быел эштән азат ителүчеләр саны 16га артты, дип билгеләп үтте Равия Шрша.

news_right_1
news_right_2
news_bot