Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2025 елда «Бердәм Россия» Татарстанда 1200 чара уздырган
Бүген «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге президиумы утырышында 2025 елда республикада федераль һәм төбәк партия проектларын гамәлгә ашыруга йомгак ясадылар. Утырыш Казанда узды, аны ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
«Партия проектлары турыдан-туры илкүләм проектлар, «Бердәм Россия» партиясенең халык программасы белән бәйле. Быел 12 илкүләм проект, халык программасында 17 эш юнәлеше гамәлгә ашырылачак», - дип хәбәр итте Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова.
Ул билгеләп үткәнчә, РФ Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе эше кысаларында уздырыла торган бюджет карарлары халык соравы нигезендә кабул ителә һәм ул халык программасын, партия проектларын гамәлгә ашыру белән тыгыз бәйләнгән.
«Бүгенге көндә Татарстанда 22 партия проекты гамәлгә ашырыла. Проект эшчәнлеге кысаларында 2025 елда 1200 чара узды», - дип өстәде Воронова.
Ул «Тарихи хәтер», «Шәһәр мохите», «Өлкән буын» проектлары турында сөйләде. Дәүләт Советы депутаты, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева -«Бердәм Россия белән минем карьерам» федераль партия проекты, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова «Ныклы гаилә» партия проекты турында сөйләде.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бүген илебез махсус хәрби операция һәм санкция шартларында эшләвен дәвам итә.
«Безнең хезмәт сөючән, күпмилләтле халкыбыз бу игелекле эшләрдә актив катнаша, бер генә предприятие дә туктамады. Безнең халык хезмәт сөючән, предприятиеләребез махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрүдә катнаша», - дип билгеләп үтте ул.
Мөхәммәтшин шулай ук партия проектларын гамәлгә ашыруда иҗтимагый оешмалар, дәүләт органнары, муниципалитет вәкилләре актив катнашуын хәбәр итте.
Утырышта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм республика Профсоюзлар федерациясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз