news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үз йортында чыккан янгында бер ир-атның куллары һәм аяклары пешеп беткән

45 яшьлек ир-атны Лениногорск Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Лениногорск районының Иске Куак авылында үз йортында чыккан янгында куллары һәм аяклары пешкән ир-атны хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Лениногорск районының Иске Куак авылында агач йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген 1.22 сәгатьтә килгән», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны бик тиз сүндергән. Янгын нәтиҗәсендә 45 яшьлек ир-ат зыян күргән. Куллары һәм аяклары пешкән ир-атны Лениногорск Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Янгын электр җиһазын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot