news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйнетдин Агафуровта кунакта

23 июньдә Татарстан Республикасының Свердлау өлкәсендәге Даими вәкиллегендә “Агафуровларда кунакта” кичәсе үтте

(Екатеринбург, 24 июнь, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). Чара Екатеринбургның таныклы сәүдәгәре Зәйнетдин Агафуровның 150 еллыгы, Югары-Исет районының 85 еллыгы, һәм ТРның Свердлау өлкәсендәге Даими вәкиллегенең 15 еллыгы чикләрендә оештырылды.

Кичәгә төбәкнең тарихчылары, туган якны өйрәнүче белгечләр, музей һәм китапханә хезмәткәрләре, язучылар, архитекторлар, сәнгать белгечләре, өлкә һәм шәһәр администрациясе белгечләре, татар җәмәгать оешмаларының вәкилләре чакырылды.

Кичә түрендә мәртәбәле кунаклар – Агафуровлар буыны вәкилләре: Татарстаннан Камалетдин Агафуровның туруннары Сәлия Аюпова белән Наилә Камалова, Мәскәү янындагы Апрелевка шәһәреннән Бәдри Девишев, шулай ук Екатеринбургтан туганнары Әдим Таһиров, Әминә Ибраһимова – барлыгы 12 кеше булды.

Кичә үткәннәр белән очрашуга нигезләнгәнлектән, Агафуровлар йорты бу көнне 19-20 гасыр чолганышында булды: Даими вәкиллек өлкә туган якны өйрәнү музееннан алынган тормыш-көнкүреш предметлары, Евгения Бирюкова шәхси коллекциясенең тарихи предметлары, Сергей Кашанскийның шәхси коллекциясендәге инкыйлабка кадәрге открыткалар күргәзмәләре, Светлана Долганованың җилпәвечләр күргәзмәләре белән баетылып, үткән чорны тулысы белән күз алдына китерергә ярдәм итте.

Шулай да кичәнең иң дулкынландыргыч мизгеле булып, Россиянең атказанган архитекторы, архитектура Академиясенең профессоры Георг Геворкян тарафыннан башкарылган Зәйнетдин Агафуров һәйкәле макетын кичәдә катнашучыларга тәкъдим итү булды. Макетны презентацияләүне үз өстенә Россия архитекторлар союзы әгъзасы, Россиянең язучылар союзы әгъзасы, архитектура академиясенең профессоры Владимир Блинов йөкләгән иде.

Кунаклар кичәдә журналист Инна Гладкованың “Екатеринбург серләре” циклыннан “Агафуровлар байлыгы” фильмын да карады.

Чарада катнашкан Урал консерваториясе студентлары, аспирантлары, Казан кунагы – Халыкара конкурслар лауреаты гитарист Айнур Бегутов, Россиянең халык артисты Шәүкәт Әмиров, ТРның атказанган артисты Хәйдәр Гильфанов, “Йолдыз” халык коллективы һәм “Иван да Марья” ансамбле чыгышлары тамашачыларның күңеленә хуш килде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot