news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйнең Югары Мәлем авылы мәктәбендә “Граждан шәхесен формалаштыру” муниципаль программасы үтәлеше турында сөйләшү булды

Бу мәктәп укучылары сарымсактан табыш ала

  (Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Зәй районының Югары Мәлем авылы мәктәбендә “Граждан шәхесен формалаштыру” муниципаль программасы үтәлеше буенча “түгәрәк өстәл”дә фикер алышулар үтте. Анда төп игътибар “Дәрестән соң – мәктәп” республика программасы кысаларында гамәлдә булган мәктәп проектына бирелде. Югары Мәлем мәктәбе укучылары инде берничә ел рәттән үз участокларында яшелчә үстерү, бигрәк тә сарымсак үстерүгә зур игътибар бирә. Биредә әлеге төр яшелчәнең күптөрле сортларын сынап карап, аларны тәрбияләү, мул уңыш алу серләренә өйрәнәләр, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot