news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнең яшь комбайнчысы республика телевизион конкурсында призлы урын алды

Алексеевский районында "Хезмәт кешесенә дан" унберенче республика телевизион конкурсының финалы узды.

Зәйнең яшь комбайнчысы республика телевизион конкурсында призлы урын алды

(Зәй, 15 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Алексеевский районында "Хезмәт кешесенә дан" унберенче республика телевизион конкурсының финалында җиңүчеләр ачыкланды. Зәйнең яшь комбайнчысы призлы урын алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

11 октябрьдә яшь комбайнчылар арасында "Хезмәт кешесенә дан" унберенче республика телевизион конкурсына йомгак ясалып, аның финалы Алексеевский районында узды. 

Әлеге конкурс, гадәттәгечә, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм "Татарстан" ДТРК тарафыннан оештырылды. Республиканың иң яхшы 15 яшь комбайнчысы Алексеевск аграр көллияте базасында теоретик һәм практик яктан үз осталыкларын күрсәттеләр. Алар арасында “Зәй” агрофирмасының яшь комбайнчысы Рөстәм Мөхәммәтдинов та бар иде.

Барлык турлар нәтиҗәләре буенча жюри "Алексеевский" халык предприятиесенең яшь комбайнчысы Петр Зайцевны җиңүче дип таныды. Икенче урынны Арча районыннан Илшат Нәфыйков алды, ә Рөстәм исә өченче урынга чыкты.

Бу очраклы түгел: Рөстәм – Бура-Киртә авылыннан механизаторлар династиясеннән, бабасы Мөнәвир Мөхәммәтдинов - гомере буе комбайнчы булып эшләп, районда хөрмәт һәм абруй казанган кеше.

Әлеге бәйге төп максаты - авылда яшьләр арасында эшче белгечлекләрен популярлаштыру.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100