Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйнең «Яңарыш» паркында 85 данә мамык чыгармый торган гибрид тирәк утыртылды
Агачлар утырту 2022 елның язында дәвам итәчәк
(Зәй, 21 октябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Рәзимә Кашапова). Зәйдә «Яңарыш» паркында агач утырту дәвам итә. Бүген биредә 35 каен һәм 85 данә мамык чыгармый торган гибрид тирәк утыртылды.
Агач утыртуда 40ка якын кеше катнашты, алар арасында Зәй районы башлыгы вазифаларын башкаручы Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Роберт Садретдинов, район Советы һәм башкарма комитет, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре, спорт идарәләре хезмәткәрләре, шулай ук волонтерлар бар.
«Яңарыш» паркында агачлар утырту 2022 елның язында дәвам итәчәк. Вакыт узу белән әлеге биләмәдә алмагачлар һәм миләшләр барлыкка киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз