news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнең волейболчы кызлары икенче урын алды

Нәтиҗәдә Казан командасы өченче, Зәй икенче, Азнакай командасы беренче урын алды.

Зәйнең волейболчы кызлары икенче урын алды

(Зәй, 29 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Зәйдә муниципаль хезмәткәрләрнең республика спартакиадасы кысаларында узган хатын-кызлар командалары арасындагы волейбол уеннары зәйлеләрнең икенче урын яулавы белән төгәлләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ике көн барган уеннарда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 14 команда катнашты. Ярыш бик киеренке барды. Уеннарның финал өлешендә үзара көч сынашу иң көчле өч команда арасында барды.

Нәтиҗәдә Казан командасы өченче, Зәй икенче, Азнакай командасы беренче урын алды. Һәр ел саен иң көчле саналган Казан командасыннан безнекеләрнең өстен чыгуы, волейбол уенын яратучы Зәй җанатарлары өчен зур бүләк булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100