Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйнең татар гимназиясендә “Росиночка-России” бәйгесе үтте
Бәйгедә биш отрядка бүленгән командалар илебез тарихы буенча төзелгән викторина сорауларына җавап бирделәр.
(Зәй, 13 июнь, “Татар-информ” , “Зәй офыклары” Энҗе Әгъләмова). Зәйнең татар гимназиясендә “Росиночка-России” бәйгесе үтте, дип яза район газетасы.
Кичә Россия көне уңаеннан Зәйнең татар гимназиясендә “Росиночка-России” дип исемләнгән үзенчәлекле бәйге оештырылды. Ватанпәрварлык, үз иленең лаеклы ул-кызлары булып үсүнең мөһимлегенә басым ясап оештырылган әлеге чара, мәктәп яны лагерына йөрүче балалар, анда эшләүче әйдаманнар арасында үтте.
Бәйгедә биш отрядка бүленгән командалар илебез тарихы буенча төзелгән викторина сорауларына җавап бирделәр, илебездә яшәүче төрле милләт халыкларының кул эшләрен гамәлдә ясап күрсәттеләр, иҗади бәйгедә ярыштылар.
-Балаларның ил сәясәтенә кагылышлы темаларны яхшы белүе, Россиянең җир шарында һәрчак тынычлык булдыру ягында булучы ил булуын ассызыклаулары куандыра. Балаларыбыз үз илебез патриотлары булып үсә, - диде директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәфисә Гатияуллина.
Бәйгедә катнашучылар арасында үткәрелгән төрле халыкларның баш киемнәрен ясау, аеруча мавыктыргыч булды. Үз фантазияләрен дә кушып үзенчәлекле баш киемнәре әзерләп алар көн дәвамында лагерьда шуларны киеп йөрергә сүз куештылар. Соңыннан җыр-биюгә осталык игътибарга алынды, бәйгене бергәләп биегән флэшмоб тәмамлады. Нәтиҗәләр буенча беренче урынны 1,5 отрядлар, икенче урынны 2 отряд, өченче урынны 3,4 отрядлар яулады, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз