news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйнең сугыш чоры балалары Мәскәүгә сәяхәт кыла

Зәй хезмәт ветераннарын Мәскәүдә якташыбыз, татар милли үзәге рәисе урынбасары Әнвәр Софинов каршы алып, озатып йөриячәк.

(Зәй, 24 май, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Бүген Зәйдән бер төркем хезмәт ветераны Мәскәүгә юл алды. Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан әлеге үзенчәлекле экскурсияне мөхтәрәм затларга район хакимияте оештыра, дип яза район газетасы.

- Район башлыгы Разиф Кәримов инициативасы белән “Бернәрсә дә онытылмады, беркем дә онытылмый” акциясендә катнашкан 15 сугыш чоры баласына Мәскәүнең Җиңү паркындагы Табыну тавына сәяхәт кылу өчен мөмкинлек тудырылды. Чыгымнарны район хакимияте үз өстенә алды. Балачактан авыр еллар михнәтен үз җилкәләрендә татыган, районның социаль-икътисади үсеше өчен төрле тармакларда хезмәт куйган ветераннарыбыз тарихи урында булып кайтачак, - ди район ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин.

Зәй хезмәт ветераннарын Мәскәүдә якташыбыз, татар милли үзәге рәисе урынбасары Әнвәр Софинов каршы алып, озатып йөриячәк. Кабат Зәйгә әйләнеп кайту 25 майга билгеләнгән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot