news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйнең студентлар хезмәт отряды яшьләр форумында катнашты

Зәй студентлары отряды анда хәрәкәтне тагын да җанландыру өчен 35 мең сум премия алды.

(Зәй, 4 март, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Зәйнең студентлар хезмәт отряды “Сүз белән түгел, эш белән” дип исемләнгән студентлар форумында катнашты. Студентлар отрядларыннан, әлеге хәрәкәтнең ветераннары булганнардан форумга 1200ләп кеше җыелды, дип яза җирле басма.

Форум барышында “Студентлар хезмәт отряды – 2017” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде. Зәй студентлары отряды анда хәрәкәтне тагын да җанландыру өчен 35 мең сум премия алды. Ә студентлар эшчәнлеге юнәлешендә яшьләр эшләре бүлегенең иң актив хезмәткәре буларак, Ростислав Аладышкин махсус номинациядә җиңүче булды. Ул һәм тагын актив яшьләр – Карина Удачина, Вячеслав Трефилов, Ярослав Жук, Дмитрий Феофилов республиканың төрле министрлыклары Рәхмәт хатларына ия булдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot