news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйнең “Шатлык” үзәге белгечләре уен-квест уздырды

Квест-уен аша балалар тирә-як турындагы белемнәрен киңәйттеләр, хокук белемнәрен арттырдылар, кызыклы башваткычлар чиштеләр.

(Зәй, 8 апрель, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Гөлия Якупова). Зәй “Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре үзәктә исәптә торучы балалар һәм аларның әниләре өчен “Станцияләр буенча сәяхәт” дип исемләнгән чара оештырдылар. Квест-уен аша балалар тирә-як турындагы белемнәрен киңәйттеләр, хокук белемнәрен арттырдылар, кызыклы башваткычлар чиштеләр һәм сорауларга җавап бирделәр, дип яза җирле басма.

Уен барышында балалар төрле тукталышларга кагылдылар. Беренче тукталышта аларны юрист каршы алды. Ул балаларга хокук бозу очракларын булдырмау, наркотик матдәләрнең тискәре тәэсире турында аңлатып, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен киңәшләрен бирде. Икенче тукталышта балалар, янып торучы буяулар белән рәсемнәр ясадылар, ком терапиясе ярдәмендә үзләренең команда исемнәрен яздылар. Өченче тукталышта бераз ял иттеләр, рәхәтләнеп уйнадылар.

Ә алдагы тукталышта исә “Застава” хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Антон Миронов “Застава” клубында нинди тәрбияви чаралар үткәрелүе турында бәян итте һәм теләге булганнарны клубка йөрергә чакырды.

Квест-уен оригиналь биремнәр, кызыклы маҗаралар һәм сәяхәтләр белән уралып барды. Чара ахырында балалр чәй өстәле артында бер-берсе белән аралашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot