news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы бу көннәрдә балалар шавыннан тынып тормый

Зәйдә балалар, өлкәннәр өчен саф һавада спорт уеннары оештырыла.

 (Зәй, 6 гыйнвар, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Рәзимә Кашапова). Зәйдә балалар, өлкәннәр өчен саф һавада спорт уеннары оештырыла. Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы бу көннәрдә балалар шавыннан тынып тормый, дип яза җирле басма.

Биредә алар өчен махсус таучыклар, шугалаклар, уен мәйданчыклары бар. Малайлар-кызларны телевизор, компьютер каршыннан аерып саф һавада уйнатуга әти-әниләр дә бик шат. Балалар иртәдән-кичкә кадәр парктан кайтып керми.

Мәсәлән, бүген әлеге ял паркында 7нче мәктәпнең кече сыйныф һәм “Алтынчәч” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен күңел ачу чаралары оештырылды. Кыш бабай һәм Кар кызы балаларга төрле уен-бәйгеләр үткәреп, аларны тапкырлыкта, җитезлектә сынады.

news_right_1
news_right_2
news_bot