news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнең “Мирас” ансамбле “ARTIS-2017” халыкара премиясе иясе булды

Анда Россия һәм якын чит илләрнең 107 шәһәреннән 1750 бала катнашты.

(Зәй, “Татар-информ”, 7 декабрь, “Зәй офыклары”, Энҗе Әгъләмова). Бу көннәрдә Санкт-Петербург шәһәрендә “ARTIS-2017” халыкара премиясенә дәгъва кылучы яшь талантлар арасында фестиваль-бәйге барды, дип яза бирле басма.

Анда Россия һәм якын чит илләрнең 107 шәһәреннән 1750 бала катнашты. Алар арасында Зәйнең Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Мирас” вокаль-хореография ансамбле дә булуы безнең өчен аеруча куанычлы. Әлеге ансамбль “ARTIS-2017” халыкара премиясенә үткәрелүче бәйгедә инде икенче ел рәттән катнашып зур мәртәбәгә иреште. Мираслылар вокаль номерлар арасында иң-иң яхшылар булды.

Россиянең билгеле сәнгать әһелләре Татьяна Буланова, Игорь Гребков, Элла Хрусталева һ.б.лардан торган мәртәбәле жюри “Сезонның иң яхшы вокаль ансамбле I дәрәҗә дипломанты” исемен зәйлеләргә бирде. Аларга акчалата премиягә сертификат та тапшырылды. Ансамбльне әле нигездә бакча яшендәге һәм башлангыч сыйныфларда укучы балалар тәшкил итүен исәпкә алсак, нәни талантларыбызның Зәй данын күтәрүе олы шатлык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100