news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйнең Кабан-Бастрык авылы мәктәбе техник җиһазга байый

Санкт-Петербургтан махсус заказ белән биш төрле станок кайтартылачак

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ). Зәйнең Түбән Биш авылы мәктәбе - быелгы уку елында район башлыгы грантына ия булучы мәктәпнең берсе. 100 мең сумлык сертификат мәктәптә уңышлы эшләп килүче техник иҗат түгәрәге эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк итү максатында кулланылачак. Бу көннәрдә аларга Санкт–Петербургтан махсус заказ белән биш төрле станок кайтартылачак. Аларны республика күләмендә үрнәк эшләре белән танылган мәктәпнең Кабан-Бастрык авылы филиалы остаханәсенә урнаштыру планлаштырыла, дип белдерә “Зәй офыклары” басмасы. 

news_right_1
news_right_2
news_bot