Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйнең хокук бозуларны профилактикалау отрядлары бәйгегә чыкты
Быелгы бәйгенең муниципаль этабы һәр елдагыча шәһәрнең 4нче мәктәбендә оештырылды.
(Зәй, 19 апрель, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәйнең күпчелек мәктәпләрендә хокук бозуларны профилактикалау отрядлары эшләп килә. Ел саен язын алар, республика бәйгесендә катнашып, үзләрен төрле ярышларда сыныйлар, дип яза җирле басма.
Быелгы бәйгенең муниципаль этабы һәр елдагыча шәһәрнең 4нче мәктәбендә оештырылды. Анда 8 команда катнашты, шуларның 7е - шәһәр мәктәпләреннән, 1се авыл мәктәбеннән (Югары Шепкә). Бәйге барышында профилактика отрядлары тормыш иминлеге нигезләре педагоглары методик берләшмәсе җитәкчесе Александр Ширяев, хәрби комиссариат вәкилләре стройда йөрү тәртипләрен, хәрби әзерлек дәрәҗәсен дә күрсәттеләр. Шулай ук командалар ел дәвамында башкарган эшләреннән тупланган презентация ясап, жюри хозурына тәкъдим ителәр, хокук бозуларга каршы алып барылучы эшчәнлек буенча чыгышлар ясадылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз