news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйнең хоккей буенча яшүсмерләр командасы республика беренчелегендә өченче урын алды

Тантаналы тәбрикләү барышында «Яшьлек» командасы сакчысы Азат Миңнехуҗин «Иң яхшы сакчы» буларак аерым бүләкләнде.

Зәйнең хоккей буенча яшүсмерләр командасы республика беренчелегендә өченче урын алды
zainsk-rt.ru

(Зәй, 1 март, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Энҗе Әгъләмова). 29 февраль-1 март көннәрендә Казанда 2003-2004 елгы балалар командалары арасында Татарстан беренчелегенең финал ярышлары узды. Анда Зәйнең «Яшьлек» командасы башкала уенчыларына гына оттырып мәртәбәле өченче урын яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Яшүсмерләр командалары арасында республика беренчелегенә уеннар сентябрь аенда башланган иде, бүген исә финал уеннарының нәтиҗәсе билгеле булды. Анда дүрт команда — «Стрела» (Казан), «Зилант» (Казан), «Яшьлек» (Зәй), «Олимп» (Мамадыш) уенчылары беренче өчлек өчен көрәште.

Нәтиҗәдә Казан командаларына гына оттырып район егетләре 3 урын яулады. «Стрела» — I, «Зилант» — II урында. Зәйнең әлеге командасы инде 2013 елдан бирле хоккей буенча республика беренчелегендә катнашып берәр тапкыр дүртенче, икенче, дүрт тапкыр өченче урынны алуга ирешкән иде. Бу аларның тагын бер зур уңышлары.

Тантаналы тәбрикләү барышында «Яшьлек» командасы сакчысы Азат Миңнехуҗин «Иң яхшы сакчы» буларак аерым бүләкләнде. Команданы ярышларга тренер А.Насыйров әзерли.

news_right_1
news_right_2
news_bot