news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнең гер күтәрү осталары Лилия һәм Рафис Гатиннар сайлауга гаиләләре белән барды

Спортчы Гатиннар уллары Айнур, кызлары Алсуны да үз үрнәкләрендә тәрбияли.

Зәйнең гер күтәрү осталары Лилия һәм Рафис Гатиннар сайлауга гаиләләре белән барды
zainsk-rt.ru

(Зәй, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Энҗе Әгъләмова). Татарстанның Зәй районында гер күтәрү осталары булган Лилия һәм Рафис Гатиннар районның иҗтимагый тормышында да актив катнаша. Уллары Айнур, кызлары Алсуны да үз үрнәкләрендә тәрбияли. Бүген сайлау участогына да алар гаиләләре белән килде, дип хәбәр zainsk-rt.ru/.

Гатиннар районның Сәвәләй авылы мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында тавыш бирде.

«Без спорт сөюче гаилә. Спортта актив булган кебек, гражданлык бурычыбызны үтәүдә дә үрнәк булырга тиешбез, дип исәплибез. Киләчәгебезнең сәламәт рухлы кешеләр кулында булуын телибез. Республикада, районыбызда спорт белән шөгыльләнү өчен зур мөмкинлекләр бар. Яшь буын сәламәт яшәү рәвешен алып баруны көндәлек гадәт итсен иде», — диләр Гатиннар беравыздан.

Гаилә башлыгы Рафис Рәшит улы гер спорты буенча халыкара класслы спорт мастеры, 16 мәртәбә Татарстан, 5 мәртәбә дөнья чемпионы. Лилия Даниял кызы шулай ук гер спорты буенча 3 мәртәбә Татарстан чемпионы, волейбол буенча I разрядлы спортчы.

Аларның уллары Айнур спорт мастерлыгына кандидат, 6 мәртәбә гер спорты буенча республика чемпионы. Кызлары Алсу гер күтәрүдә күп төрле ярышлар җиңүчесе, йөзү буенча II разрядлы спортчы. Гатиннар бөтен гаиләләре белән «Хезмәткә һәм оборонага әзер!» нормативларын үтәүдә алтын билге ияләре.

Мәгълүм булганча, 11-13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына, муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча да өстәмә сайлаулар уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100