news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сарае алтын юбилеен билгеләп үтте

Зур төзекләндерү эшләре башкарылганнан соң мәдәният учагы яңа иҗат сезонында тамашачыларын аеруча сокландырды.

(Зәй, 4 декабрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Зәй шәһәренең төп мәдәният учагы булган "Энергетик" мәдәният сарае 50нче иҗат сезонын купшы каршы алды, дип яза җирле басма.

Зур төзекләндерү эшләре башкарылганнан соң мәдәният учагы яңа иҗат сезонында тамашачыларын аеруча сокландырды. 50 еллык юбилей зур сәхнәдә, шушы мәдәният йортында озак еллар эшләп килүче коллективларны да, яшь башкаручыларны да, шушы сәхнәдән иҗатка юл алган инде танылган артистларыбызны да бергә тулады. Күркәм чарага кунак булып кайтучылар арасында Татарстанның атказанган артисты Марат Галимов, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов, мәшһүр җырчыбыз, Муса Җәлил исемендәге опера-балет артисты Владимир Васильев, җырчы Светлана Минеева бар иде.

- Мәдәният сараебыз гөрләп торсын. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үзенчәлекле төс алган бу урын яңа иҗат кешеләренә күтәрелеш баскычы булсын!, - диде район башлыгы Разиф Кәримов, тәбрикләү сүзләрен җиткереп.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100