news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнең баш педиатры "Ак чәчәкләр" конкурсында катнашачак

Узган ел Григорий Абрамовка “Татарстан Республикасының атказанган табибы” исеме бирелде.

(Зәй, 17 май, “Татар-информ”, “Зәй офыклары", Николай Шамионов). Татарстанда  Медицина хезмәткәре көне алдыннан (ул 19 июньдә билгеләп үтелә) “Ак чәчәкләр” конкурсын игълан итеп, аңа нәтиҗә ясау. Шунысы игътибарга лаек, быел дәрәҗәле конкурста район үзәк дәваханәсенең баш педиатры Григорий Абрамовта катнашырга теләк белдерде. Ул “Беренчел звеноның иң яхшы табибы” номинациясендә үзен сынаячак, дип яза җирле басма.

Быел конкурс биш номинация буенча – “Ел табибы”, “Уникаль очрак”, ”Елның медицина хезмәткәре”, ”Сәламәтлек саклау легендасы” һәм “Беренчел звеноның иң яхшы табибы” номинацияләре буенча унберенче мәртәбә уздырыла. Узган ел конкурста 146 медицина хезмәткәре катнашкан. Быел да кандидатуралар узган елгыдан ким булмас диләр. Искәртәбез, ел саен җиңүчеләрнең берсенә төп приз буларак автомобиль бүләк ителә.

Григорий Матвеевич районда гына түгел, республикада да танылган табиб. Узган ел аңа “Татарстан Республикасының атказанган табибы” исеме бирелде. Ул хезмәт биографиясен 1982 елда институтны тәмамлагач, Иркутск өлкәсендә башлый. 1986 елдан бирле зәйлеләр сәламәтлеген кайгырта. Эшкә мөнәсәбәте, пациентларга игътибарлы булуы, кешелеклелеге белән ул зәйлеләрнең абруен казанды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100