news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнең "Азаль" ансамбле Абхазиядәге халыкара бәйгедә Гран-при иясе булды

“Азаль” һәм “Ихлас” вокаль-хореография ансамбльләре биредә Татарстан Республикасы данын яклаган бердәнбер иҗат коллективы иде.

(Зәй, 30 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Бу көннәрдә Абхазиядә “Арт-волна” халыкара балалар-яшүсмерләр иҗат бәйгесе узды. Анда Россиядән, якын чит илләрдән җыелган төрле яшьтәге балалар талантлы балалар арасында 124 номер арасында Зәйнең Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Азаль” ансабле халыкара фестивальнең Гран-при иясе булды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

“Азаль” һәм “Ихлас” вокаль-хореография ансамбльләре биредә Татарстан Республикасы данын яклаган бердәнбер иҗат коллективы иде. Ансамбльнең аерым башкаручылары да төрле номинацияләрдә чыгыш ясады. Нәтиҗәләр буенча гитарада уйнауда Зәйнең музыка мәктәбе укучысы Эмиль Муханов III дәрәҗә дипломат, ә “Азаль” ансамбле солистлары Илсөяр Солтанова һәм Миләүшә Әгъләмова I дәрәҗә лауреатлар булдылар. Әле иҗат бәйгесе декабрь аенда Санкт-Петербургта үтәчәк “Артист-2018” халыкара бәйгесенә сайлап алу туры да булып торды. Безнекеләр анда чакыру алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100