news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнең “Авторитет” автотранспорт компаниясе техника паркына яңа машиналар бирелде

Парк яңа дүрт “ГАЗель” машинасы белән тулыланды.

(Зәй, 28 ноябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәйнең “Авторитет” автотранспорт компаниясе техника паркы бүген район хакимияте булышлыгы белән яңа дүрт “ГАЗель” машинасы белән тулыланды, дип яза җирле басма.

Моңа кадәр әлеге компаниядән Иске Зәй бистәсенә дүрт “ГАЗель”, «НифАЗ» автобусы йөри иде. “ГАЗель” машиналары еш ватылып, алар билгеләнгән вакытка сыеша алмадылар. Маршрутка яңа “ГАЗель”ләр өстәлгәч, Иске Зәй белән Зәй арасында йөрүче юлаучылар өчен юл проблемасы бетәчәк дигән сүз. Алдагы елда шәһәрнең иске өлеше яңасы арасында ике төрле маршрут көйләргә исәп, берсе аның Мирный бистәсенә кермичә, күпер аша гына турыга йөрер дип уйлап торабыз, ди шәһәр башкарма комитет җитәкчесе Сергей Максимов.

Яңа “ГАЗель”ләр рейска чыкканчы, автобус станциясендә район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, аның инфраструктура буенча урынбасары Александр Нифатов, шәһәр башкарма комитет җитәкчесе Сергей Максимов булып, “Авторитет” автотранспорт компаниясе җитәкчелеге белән аралашты, яңа “ГАЗель”ләр белән танышты, аларның машина йөртүчеләренә хәер-фатихаларын бирде. Разиф Кәримов “ГАЗель”ләрнең берсен үзе сынап карады. Шулай итеп, Зәй арасына бүгеннән яңа “ГАЗель” машиналары җилдерә. Алар 19 юлаучыга исәп тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100