Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйнең "35нче бистә" территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе грантка ия булды
Моннан өч ел элек “35нче бистә” әлеге республика бәйгесендә икенче урын алып, 500 мең сумлык грант алган иде.
(Зәй, 17 апрель, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Казанда "Татарстанда елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе" республика конкурсында катнашучыларны һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Зәйдән Румия Зәбирова шәһәрне төзекләндерүгә юнәлдерелгән грантка ия булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Әлеге чарада Зәй районы вәкилләре - "35нче бистә" территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Румия Зәбирова, шәһәр башлыгы урынбасары, шәһәрдә территориаль иҗтимагый үзидарәләр мәсьәләләрен алып баручы Елена Недошивина катнашты.
Румия Шәрәфетдиновнаның икенче мәртәбә грант отуы. Моннан өч ел элек “35нче бистә” әлеге республика бәйгесендә икенче урын алып, 500 мең сумлык грантка ия булган иде. Әлеге суммага бистәнең 30нчы йорты каршындагы балалар мәйданчыгына спорт кирәк-яраклары алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз