news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнәп Фәрхетдинова: “Татар җыры”н халык көтеп ала

Җырчы һәр кеше үз эше өчен үзе җавап бирергә тиеш, дип, фестивальгә бәя бирүдән баш тартты.

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Узган шимбәдә “Пирамида” күңел ачу комплексында  үткән  “Татар җыры” фестиваленә карата тамашачылар, катнашучылар, сәнгать әһелләре арасында төрле фикерләр яңгырады.

Чарада хатын-кыз җырчылар арасында “Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә җиңгән Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова фестивальне халык ярата һәм көтеп ала дип саный. 

“Бу фестивальне мин башламадым һәм мин оештырмыйм. Һәр кеше, үз эше өчен үзе җавап бирергә тиеш. Мине чакыруларына рәхмәт. Җырчы буларак, мин үземне камилләштерәм, җырларым белән эшлим. Ел әйләнәсенә, фестиваль өчен генә түгел, һәрвакыт халык өчен иҗат итәм. Халыкның ял итәргә вакыты һәм матди мөмкинлекләре бар икән, монысы әйбәт, монысы начар дип әйтеп кенә тамашачыны чараларга йөрүдән туктатып булмый. “Татар җыры”н да халык көтеп ала һәм бер кабызып җибәргәч, халыкны туктатып булмый”, - диде җырчы.

Чыгышларын ул һәрвакыт югары дәрәҗәдә ясарга тырышуын, бер кайчан да фонограммага җырламавын билгеләп үтте. “Әгәр дә мин ул чараны оештырган булсам, аның уңай һәм тискәре ягын әйтер идем. Тотынган кеше үз эшенә үзе җавап бирергә тиеш. Мин исә җырчы”, - диде Зәйнәп Фәрхетдинова агентлык хәбәрчесенә.
 

"Татар җыры"нда ел саен даими чыгыш ясаган, 18 "Алтын барс" сыны алган Салават  Фәтхетдинов быел концертта катнашмады. "Татар-информ" агентлыгына ул моны: "Бу минем өчен инде кызык түгел, ел саен бер үк нәрсә, бер үк җырчылар", - дип аңлатты.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, режиссер, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин эстрада җырына классик әсәрләргә куелган кебек бик зур таләпләр куярга кирәкми. "Ул җырлар яшьләргә адресланган, алар "Гөлҗамал" белән "Галиябану" ны гына тыңлап утыра алмый", - дигән иде.

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева: "Бүгенге заманда мондый тамаша үткәрү һәм аны шундый дәрәҗәдә тоту бик авыр хезмәт", - дип, оештыручыларга рәхмәтен белдерде. 

17 декабрь көнне Казанның “Пирамида” күңел ачу комплексында XVII “Татар җыры” халыкара фестивалендә 20 дән артык җырчыга “Алтын барс” сыны тапшырылды. Быелгы чарада барлыгы 17 номинация иде.

1999 елда уздырыла башлаган фестиваль ел саен декабрь аенда, елга йомгак ясау буларак үткәрелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100