news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнәп Фәрхетдинова Азнакай районының мактаулы гражданины исеменә лаек булды

"Бу – халык теләге, Зәйнәп – горурлыгыбыз", – ди Азнакай районы башлыгы.

(Азнакай, 17 август, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова Азнакайның мактаулы гражданины исеменә лаек булды. Шатлыклы хәбәрне Сарлы авылында Зәйнәп Фәрхетдинованың 50 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган концертында котлау сүзләре җиткергән район башлыгы Марсель Шәйдуллин җиткерде.

"Сез кайда гына барсагыз да: "Мин Азнакайдан!" – дип әйтә киләсез. Без сезнең белән горурланабыз. Азнакай халкы сезгә районның мактаулы гражданины исемен бирергә булды. Сез моңа лаек", – диде Марсель Шәйдуллин.

Белешмә өчен: Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова 1967 елның 17 августында Үзбәкстанның Ташкент өлкәсендә туа. Берникадәр вакыт узгач, әти-әнисе Татарстанның Азнакай районы Сарлы авылына күченеп кайта. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100