news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Зәйнәп белән Зөфәр концертында – Хаттап бабай маҗаралары

27-29 март көннәрендә Казанның “Уникс” концертлар залында Татарстанның халык артистлары Зөфәр Билалов һәм Зәйнәп Фәрхетдинова “Мәхәббәт хакына” дип исемләнг

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Ләйсән Әсәдуллина). 27-29 март көннәрендә Казанның “Уникс” концертлар залында Татарстанның халык артистлары Зөфәр Билалов һәм Зәйнәп Фәрхетдинова “Мәхәббәт хакына” дип исемләнгән өр-яңа программасын тәкъдим иттеләр.
Зәйнәп белән Зөфәрнең җырларын әле студент чакта ук тыңлап ләззәтләнүем әле дә истә. Аларның моңлы җырлавы халык күңеленә кереп кала. Шуңа күрә аларның концертларына ел саен барырга тырышам. Чөнки аларның һәр концерты бер-берсеннән тагын да кызыклырак уза. “Мәхәббәт хакына” тамашасы да музыка сөючеләрне мәхәббәт турындагы җырлар диңгезенә чумдырды.
Концертның беренче өлешен Зәйнәп белән Зөфәр “Яныйк әле” һәм “И Ходай, исәнлек бир!” җырлары белән ачып җибәрде. Зәйнәп һәрвакыт чибәр һәм яшь. Һәр җыр алдыннан аның эчтәлеге турында гыйбрәтле, фәлсәфи фикерләр әйтеп ала. Шуннан аның җырчы гына түгел, нәфис сүз остасы булуына да кат-кат инанасың. Зәйнәп башкарган җырлары арасында халык яратып өлгергән “Ут эченә керсәм”, “Ярату” җырлары, яңаларыннан – “Үткәннәрдә ялгышлар юк” һәм башкалар бар иде.
Беренче бүлектә Зөфәр дә үзенең популяр җырларын – “Кайткан чакта Сарман буйларына”, “Кайтаваз” һәм башкаларны бүләк итте. Аның җырларын халык бик яратып тыңлады. Моңлы, кирәк чакта шаян да, җор телле дә икән үзе, дип тагын бер кат инандым. Тамашага килгән ветераннарны да якынлашып килүче бәйрәм – Җиңү көне белән котламыйча калмады: аларга халык җырын башкарды.
Концерт буена тамашачыларны Хаттап бабай көлдертте. Бу рольне күренекле артистыбыз һәм драматург Әмир Камалиев башкарды. Җырчылар үз тамашачысына 28 җыр бүләк итте. Халык гүзәл парны, дәррәү басып, алкышларга күмде, чәчәкләр бирде.


autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100