news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйнәб Фәрхетдинова татарча газета чыгара башлады

Татарстанның халык артисты белән танылган журналист Люция Хәбибуллина оештырган “Язмыш сукмаклары” дигән газетаның беренче саны дөнья күрде.

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). “Язмыш сукмаклары” дигән татарча газета чыга башлады. Аның беренче саны Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдиновага багышлана.

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова һәм “Шәһри Казан” газетасында озак еллар мәдәният темасын яктыртып барган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Люция Хәбибуллина татар телендә кызыклы басма чыгару турында күптән хыялланган булган.  “Язмыш сукмаклары”ның беренче санында җырчыга багышланган язмалар урын алган. Исеменнән күренгәнчә, газетада төрле кызыклы язмышлар, гыйбрәтле вакыйгаларны яктыртып барырга исәп тоталар. Күренекле шәхесләрнең истәлекләре, артистлар тормышы, табиб киңәшләре, чайнвордлар да урнаштырып барылыр дип көтелә, ди яңа проект авторлары.

Әлегә газета Татарстанда айга бер мәртәбә чыга.

news_right_1
news_right_2
news_bot