news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйлеләр шикәр кайнатуга кереште

Казанда оештырылган ярминкәдә машина-машина шикәр комы сатылды

  (Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). “Зәй шикәр” заводы быелгы эш сезонына аеруча зур әзерлек белән кереште. Беренче кергән чимал эшкәртелеп, җитештерелгән продукция сатуга да чыкты. Узган ялларда Казанда оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә алты машина шикәр комы сатылды. Быел ул 5, 10 килограммлы капчыкларда, рафинат итеп төрелеп, тартмаларда да сатылачак, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot