Зәйлеләр пляж волейболы буенча шәһәр беренчелегенә көч сынаша
Ярышлар бу көннәрдә кызганнан-кыза барачак
(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Зәйдә 15 июньнән 35нче бистә волейбол мәйданчыгында оешма-предприятиеләр һәм районның яшьләр командалары арасында пляж волейболы буенча шәһәр беренчелегенә беренче тур ярышлар узды. Анда ике төркемгә бүленгән 12 команда көч сынашты. Алдагы ярышлар биредә 24, 26, 29 июньдә узачак, дип яза “Зәй офыклары” газетасы.