news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйлеләр “Ак калфак”ның күчмә утырышында катнаша

Әлеге үзенчәлекле чараларда Илһам Шакировның Зәй районында яшәүче бертуганы Зәйнәп апа да катнашты.

Зәйлеләр “Ак калфак”ның күчмә утырышында катнаша
zainsk-rt.ru/news/tema-dnya/zylelr-ak-kalfakny-kchm-utyryshynda-katnasha

(Зәй, 17 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова).  Тукай районында ике көн дәвамында “Ак калфак” республика хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы бара. Анда  Зәй районының“Ак калфак”ның җирле бүлеге рәисе Энҗе Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге делегациядә катнаша. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

КичәТукай районы Яңа Бүләк авылында утырыш кысаларында мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров иҗатына багышланган музейга экскурсия оештырылды. Биредәге “Илһам чишмәсе”ндә “Кер чайкау” йоласы күрсәтелде.

Әлеге үзенчәлекле чараларда Илһам Шакировның Зәй районында яшәүче бертуганы Зәйнәп апа да катнашты. Аны әлеге чарага Дүрт-Мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков һәм мәдәният йорты мөдире Гөлнара Салихова алып килделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot