Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйлеләр 70 яшьтә дә нормативны “бишлегә” тапшыра
Өлкәннәр дә физик яктан яшьләрдән калышмаска тырыша
(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”). Зәйдә хезмәткә һәм оборонага әзерлек - ГТО нормативларын үтәү дәвам итә. Кичә шәһәрнең физкультура-сәламәтләндерү комплексында 40-49 һәм 50-59; 60-70 яшькәчә булганнар арасында физик әзерлекне билгеләү чарасы оештырылды.
Районда иң зур коллективларның берсе булган үзәк дәваханә хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвеше мөһимлеген ассызыклап, нормативларны иң актив тапшыручылар булдылар. Алар арасында иң яшь хезмәткәрдән алып агымдагы елда 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Наил Имамиев та бар иде, дип яза Зәй җирле басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз