news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйле ялган өчен җавапка тартылган

Аңа 15 мең сум штраф салынган

 (Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Зәй шәһәр прокуратурасы куркытып акча алу эше буенча суд барышында, ялган сүз сөйләгән шаһитнең үзенә карата хөкем карары чыгарылуы турында хәбәр итә.

26 яшьлек Зәй кешесе янап акча алуда гаепләнүче танышына җинаять җаваплылыгыннан качарга ярдәм итү өчен, тикшерү барышында биргән күрсәтмәләреннән баш тартып, судта ялган күрсәтмә бирә. Әлеге очрак буенча тикшерү эше кузгатылгач, элеккеге шаһитның үзенә суд эскәмиясенә утырырга туры килә. Ул гаебен тулысынча таный һәм аңа РФ Җинаять Кодексы нигезендә 15 мең сум штраф салына, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot