Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйле Татарстан җыелма командасы составында республикабыз данын уңышлы яклады
Йөгерү буенча оештырылган шәхси беренчелектә исә ир балалар арасында үз яшь төркемендә 2000 метр арага узышта Кирилл җиңүче булды.
(Зәй, 12 ноябрь, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Рәзимә Кашапова). “Артек” халыкара балалар үзәге территориясендә укучылар арасында ГТО III Бөтенроссия физкультура-спорт фестивале узды. Ярышларда беренче тапкыр илебезнең 85 субъектыннан 11-15 яшьлек мәктәп укучылары катнашты. Бөтенроссия ГТО фестивалендә катнашучылар йөзүдә, винтовкадан атуда, кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерүдә, сыгылмалылыкта һәм III һәм IV яшь баскычлары өчен каралган башка нормативларда чыгыш ясадылар.
Шунысы игътибарга лаек, фестивальдә Зәй шәһәренең 1 нче мәктәбе укучысы Кирилл Герасимов Татарстан җыелма командасы составында республикабыз данын уңышлы яклады. Якташыбыз физик культура өлкәсендә югары белем дәрәҗәсен күрсәтеп, дипломга лаек булды. Йөгерү буенча оештырылган шәхси беренчелектә исә ир балалар арасында үз яшь төркемендә 2000 метр арага узышта Кирилл җиңүче булды, дип яза район газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз