news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйле Магирамовлар Нәүрүзне бәйрәм итә

Бүгенге көндә Зәйдә 20 дән артык милләт вәкиле яши. Милләтләр күп булганга күрә, район милли бәйрәмнәр, милли гореф-гадәтләр, йолаларга бай.

(Зәй, 22 март, “Татар-информ”,  “Зәй офыклары”, Рәзимә Кашапова). Өч дистә елдан артык Зәйдә гомер итүче тумышлары белән Әзербайҗаннан булган Кавус белән Рәисә Магирамовлар гаиләсе бүген Нәүрүзне бәйрәм итә, дип яза район басмасы.

Нәүрүз Төркмәнстан, Әзербайҗан, Таҗикстан, Иран, Әфганстан, Төркия һәм кайбер башка мөселман илләрендә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау, көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт ул.

Магирамовлар ел да Нәүрүзне көтеп ала, аңа берничә көн алдан әзерләнә. Иң беренче эш итеп, бодайны махсус савытларда шыттырып, үстерәләр. Яз килүне гәүдәләндерүче әлеге яшеллек бәйрәм табын күрке була. Рәисә ханым алдан пәхләвә, шор гогал, мутаки, шакербура кебек баллы ризыклар пешерә. Эчлеге чикләвек, җимеш, шикәр комыннан булган, тышлыгы бизәкләп эшләнгән шакербура үзе бер сәнгать әсәре кебек. Бүген исә бәйрәм көнне йомырка буыйлыйлар, казанда пылау пешерәләр, дуслары, якыннары белән җыелышып бәйрәм итәләр.

Әзәрбайҗаннар татарлар кебек кунакчыл, үз йортлары белән яшәүче Магирамовлардан төрле милләт халкы өзелми, алар табынында һәрчак милли аш, тәм-том, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot