news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйле Мәскәүгә “Поле Чудес” тапшыруына чакыру алды

Бүләккә ул Зәй ГРЭСы фотосурәте төшерелгән картина алып барырга җыена

 (Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Ул 2 декабрь – үзенең туган көнендә Зәйдән Жанна Слюсарева "Беренче канал"дан Леонид Якубовичның “Поле чудес” программасында катнашуга чакыру алды.

Ул “Пятерочка+” кибете үткәргән әлеге сәүдә челтәренең юбилее уңаеннан иҗади конкурста, аларга атап язылган шигыре белән, 9 финалист арасына керде. “Пятерочка+” тан бүләк буларак шәһәрдәшебезгә “Поле чудес”та катнашу хокукы бирелде. Хәзер исә Жанна Александровна “Поле чудес” программасы турында шигырь иҗат итә. Ә бүләккә ул Зәй ГРЭСы фотосурәте төшерелгән кечкенә картина алып барырга җыена.

Зәйлеләр исә якташыбызны телеэкраннар аша 19 декабрьдә та күрә алачак, дип белдерә Зәй җирле басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100