news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйгә республиканың баш реабилитологы килгән

Танылган табибә Зәй белгечләренә кинезотерапия нигезләре һәм “Атлант” тернәкләндерү костюмын куллану турында лекцияләр укыячак.

(Зәй, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Роза Илалтдинова). Зәйгә республиканың баш реабилитологы Вәлидә Исанова килде, дип хәбәр ителә район газетасында.

Вәлидә Исанова – Татарстан Республикасының танылган табибы, профессор, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының баш реабилитологы, нейрореабилитация һәм кинезотерапия буенча күпсанлы фәнни эшләр һәм мәкаләләр, шулай ук нәтиҗәле тернәкләндерү ысуллары авторы, аерым алганда, “Атлант” костюмы да - аның эшләнмәсе. Инновацион ысулларны кулланып, өзлексез шөгыльләнеп авыруларны дәвалап булачагына ышана табибә.

Танылган табибә атна дәвамында Зәй белгечләренә кинезотерапия нигезләре һәм “Атлант” тернәкләндерү костюмын куллану турында лекцияләр укыячак һәм мастер-класслар үткәрәчәк, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot