Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйгә легендар “КАМАЗ-мастер” командасы килде
Спортчылар видеофильм аша “Дакар” марафонының барышы, чыгышлары белән таныштырдылар, команда туплану тарихын сөйләделәр.
(Зәй, 6 март, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Николай Шамионов). Бүген Зәй яшьләре “Энергетик” Мәдәният сараенда “Бергәләп- алга!” дип аталган республика акциясе кысаларында легендар “КАМАЗ-мастер” командасы әгъзалары – Айрат Мәрдиев һәм Фәрит Бәдретдинов белән очраштылар, дип яза җирле басма.
Фәрит Бәдретдинов Зәй районызның Бура-Киртә авылында туып-үскән егет. Зәйдә ЮХИДИ башлыгы булып та эшләде ул. Бүгенге көндә ул Чаллыда яши. Аларның икесе дә кечкенәдән куелган максатларына тугры калып, менә инде 40 ел безне дөньякүләм танылган авто-раллида алдынгы урыннары белән шатландыралар. Быел да алар “Дакар-2018” марафонында 27нче тапкыр катнашып, беренче һәм өченче урыннарны – алтын һәм бронза медальләрне алып кайттылар һәм әлеге ярышларның 15 тапкыр җиңүчеләре булдылар. Төп үзенчәлеге шунда: команда халыкара ралли өчен техниканы үзе проектлый, үзе ясый, ярыш машиналарын үзе җыя, шулар белән ярышларда катнаша. Кунаклар мәдәният сарае янына чүлләрне гизгән “КАМАЗ” машинасында килде. Аларны мәйданда районның яшьләр оешмалары әгъзалары җылы каршы алды. Очрашу мәдәният сараенда дәвам итте.
Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков сәламләде. Ул чыгышында районда яшьләр сәясәтенең уңышлы тормышка ашырылуы турында бәян итте. Шәһәрнең яңаруы турындагы фильмны Чаллы кунаклары аеруча кызыксынып карадылар.
Спортчылар видеофильм аша “Дакар” марафонының барышы, чыгышлары белән таныштырдылар, команда туплану тарихын сөйләделәр.
Алар очрашуга җыелган яшьләрнең һөнәр, ярышларны оештыруга, чит илләрдә кабул итүгә, шәхси тормышларына бәйле сорауларга бик теләп җавап бирделәр.
– Җиңү дөрес сайланган тактика, автомобильләрне җитди әзерләү, машина йөртүчеләрнең мораль-физик сыйфаты, штурман һәм механикларның осталыгы бәрабәренә килде, – диде “Ефәк юл” марафонының икеләтә җиңүчесе Айрат Мәрдиев уңыш сере турында.
Очрашуда Татарстан Республикасы яшьләр хөкүмәте рәисенең мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе Ринат Исламов катнашып, 18 мартта үтәчәк Россия Президенты сайлаулары турында мәгълүмат бирде, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз