news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә үзенчәлекле хәйрия матчы узды

Анда Олимпия чемпионы Евгений Давыдов та уйнады

 (Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). Зәйдә Өлкәннәр декадасы кысаларында хәйрия матчы оештыру традициягә керде. “Яшьлек” боз сараенда шундый матчның чираттагысы булды. Эшмәкәрләр һәм җитәкчеләр арасында барган әлеге матчтан кергән акча ялгыз яшәүче, авыр хәлдә калган өлкәннәргә тотыла. Быел да җитәкчеләр командасында олимпия чемпионы якташыбыз Евгений Давыдов үзе уйнады, дип яза “Зәй офыклары” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100