news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә үзара салым референдумына кешеләр иртәдән килә башлаган

Участокларда иҗтимагый оешмалар күзәтүчеләре булуы күздә тотыла.

(Зәй, 18 ноябрь, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Николай Шамионов).  Бүген Татарстанда, шул исәптән Зәй районында, 2019 ел өчен үзара салым билгеләү буенча референдум уза. Авыл халкы иртәдән үк тавыш бирергә килә башлады.

Референдум 22 авыл җирлегендә үтә. Андагы 44 тавыш бирү участогы референдумга тулысынча әзер һәм алар иртәнге сәгать җидедән тавыш бирүчеләр өчен ишекләрен ачты. Шунысын да әйтик, участокларда иҗтимагый оешмалар күзәтүчеләре булуы күздә тотыла. Тавыш бирү кичке сәгать сигездә тәмамлана.

Татарстанда халыкның үзара салым программасына берләшүе 2013 елдан башланды. “Ил төкерсә, күл була” дигән халык мәкаленә таянып эшләнгән бу гамәл авыл җирлекләрендәге мөһим булган күп кенә проблемаларны чишү мөмкинлеге бирде.

Быел да 43 муниципаль районның барлыгы 827 авылында,17 шәһәр җирлегендә үзарасалым өчен тавыш бирергә килә кешеләр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot