Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә заманча кинозал ачылды
Аны тантаналы төстә ачуда катнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов катнашты.
(Зәй, 22 февраль, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Энҗе Әгъләмова). Зур төзекләндерү эшләре үткәрелгәннән соң, Зәйнең “Космос” яшьләр үзәге кабат ишекләрен ачты, дип хәбәр итә районның “Зәй офыклары” газетасы.
Зәйлеләр өчен ул көтеп алынган вакыйга булды. Аны тантаналы төстә ачуда катнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов мәдәният учаклары гөрләгән урында сәнгать тә, иҗат та гөрли, яшәү рәвеше дә мәгънәлерәк була бара, яшьләребез югары зәвыклы итеп тәрбияләнә, дип ассызыклады. Ә район башлыгы Разиф Кәримов зәйлеләрне заманча кинотеатрда фильмнар карап кинәнергә чакырды.
- Зәй җирлегендә яшәүчеләр күрше-тирә шәһәр халкыннан ким түгел, шуңа да без тиз арада 3D фильмнар карау мөмкинлеге булган бина булдыруга бөтен көчне куйдык. Ике ай эчендә яшьләр үзәгенең эчке ягы тулысынча үзгәртелеп, заманчалаштырылды. Без моның өчен республика җитәкчелегенә дә, үзебезнең төзүчеләргә дә зур рәхмәтле, - диде ул.
Бинаның эчендә хәзер 100 кеше сыйдырышлы кино залы, кафе, киенү-чишенү бүлмәләре бар. “Космос” яшьләр үзәген зур күләмле үзгәртеп коруга Россиядә Кино елы кысаларында игълан ителгән 100 мең кешегә кадәр булган торак пунктларда кинофикация махсус программасы буенча грант оту сәбәпче булды. Нәтиҗәдә Россия мәдәният министры һәм илебез кинематографиясен социаль, икътисади яклау буенча эшләүче “Кино фонды” тарафыннан 5 миллион сум акча бүлеп бирелде, ул исә 3D форматта кино карау мөмкинлеге бирүче җиһазлар алуга тотылды. Ә республика бюджетыннан бүленгән 10 миллион сумга бинаның эчке ягы заманчалаштырылды. Алдагы елда җирле бюджет хисабына тышкы яктан төзекләндерелгән “Космос” танымаслык булып үзгәрде. Шулай итеп, хәзер зәйлеләр күрше-тирә шәһәрләргә бармыйча гына, биредә 3D форматында кино карый алачак. Районда игълан ителгән Балалар һәм яшьләр елында заманча үзгәртелгән “Космос” яшьләр үзәге ачылу елга үзенчәлек, аерым мәгънә өстәде, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз