news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә юл инспекторлары балалар лагерьларында сөйләшүләр алып бара

Зәй ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре нинди креслоны, нинди яшьтә куллану турындагы мәгълүматны хәзер кешеләр күп була торган урыннарга беркетте.

(Зәй, 2 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Мәктәп укучыларының җәйге каникуллары уңаеннан Зәй районы ЮХИДИ хезмәткәрләре бу көннәрдә балалар ял лагерьларында профилактик аңлату эшләре алып баруны активлаштырды, дип яза җирле басма

- Хәзерге вакытта ял лагерьларында икенче смена эше башланды. Билгеле инде, анда ял итүчеләр алмашына. Шуңа күрә дә без лагерьлардагы профилактик эшнең икенче этабына керештек. Бүген мин шәхсән “Йолдызлык” балалар ял лагеренда булып, балаларга юл кагыйдәләре турында искәрттем, саклану чараларын искә төшердем. Моннан тыш, ата-аналар белән дә очрашуларда катнашабыз, чөнки соңгы вакытта ата-аналар тарафыннан пассажирлар буларак балаларны ничек машинага утыртып йөрү, нинди креслоны кайсы яшьтә, нинди авырлыктагы балага куллану турында бәхәсле сораулар белән еш очрашырга туры килә. 12 яшькәчә булган пассажирның тән авырлыгына карап креслолар да төрлечә була. Мототранспортның арткы утыргычына 12 яшькәчә булганнарны бөтенләй утыртырга ярамый. Ә автотранспортка баланы закон бозып утыртканда, штраф физик затларга - 3 мең сум, юридик затларга 100 мең сумга кадәр каралган, - ди өлкән инспектор Рөстәм Биктаһиров.

Зәй ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре нинди креслоны, нинди яшьтә куллану турындагы законда каралган мәгълүматны хәзер кешеләр күп була торган урыннарга беркеттеләр. Шулай ук инспекторлар җәяүле балалар һәм өлкән кешеләргә олы юлны тиешле урыннан гына аркылы чыгу, караңгы вакытта яктылыкны кире кайтаручы элементлар куллану кирәклеген искәртә. Ел башыннан районда җәяүле балалар катнашында ике авария теркәлде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100