news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә юл буе кафесын тиешенчә җиһазландырылмаган өчен ябалар

Прокуратура кафены тикшерү вакытында берничә җитди хокук бозу очрагын тапкан.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Зәйдә юл буе кафесын керү юлы җиһазландырылмаган һәм юл билгеләре булмаган өчен япканнар. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Алтын үгезбозау» кафесын тикшергән вакытта прокуратура бина территориясенә автомобильләр керү һәм чыгу өчен полосалар җиһазландырылмавын, шулай ук мәгълүмати һәм кисәтү юл билгеләре булмавын ачыклаган.

Хуҗадан хокук бозуларны бетерүне таләп итәләр. Тик хуҗа кеше белгечләр фикере белән килешми һәм ТР Арбитраж судына мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә, суд прокурор таләпләрен законлы дип тапкан.

Кафе хуҗасы таләпләрне үтәү буенча берни эшләмәгәнлектән, күзәтчелек ведомствосы Зәй шәһәре судына мөрәҗәгать иткән. Суд кимчелекләрне бетергәнче кафены ябу турында карар чыгарган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100