Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә югары квалификацияле белгечләр әзерләү үзәгенең мөмкинлекләре арта
2019 елда биредә планлы рәвештә энергетика тармагы хезмәткәрләрен укыту башланачак.
(Зәй, 31 декабрь,“Татар-информ”, ”Зәй офыклары”, Николай Шамионов). Зәй политехник көллияте базасында югары көчәнеш астында эшли алырдай югары квалификацияле белгечләр әзерләү буенча үзәк эшли. Шушы көннәрдә биредә әлеге үзәкнең мөмкинлекләрен тагын да арттыруны күздә тотып төзекләндерелгән тагын бер бина ачылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Мондый уку йорты әле Татарстанда бердәнбер. Бу идеяны тормышка ашыру өчен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы аша республика бюджетыннан каралган 61 миллион сумнан артык акча хисабына көллиятнең гамәлдәге мәйданнары төзекләндерелгән иде.
Агымдагы елда көллият белән рәттән урнашкан элекке дәваханәнең ташландык бинасын төзекләндереп, биредә өстәмә уку аудиторияләре, лабораторияләр булдырылды. Дүрт катлы бинаның һәр катында аерым-аерым бүлекләр урнашты. Беренче катта - җәмәгать туклануы продукциясе әзерләү технологиясе, икенче катта - машина төзелеше, өченче катта - энергетика, дүртенче катта - мәгълүмати технологияләр буенча лаборатор-уку бүлекләре, 3-4 нче катларда кунакханә комплексы булдырылды.
Ресурс үзәгенең төзекләндерү узган бинасы тантаналы төстә ачылды. Биредә эш башлауга фатыйханы ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов шәхсән бирде. Ул ресурс үзәгенең бертөркем хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
2019 елда биредә планлы рәвештә энергетика тармагы хезмәткәрләрен укыту башланачак. Моның өчен биредә 11 уку бүлмәсе әзерләнгән. Үзәктә ел саен 51 программа буенча 6000 кеше һөнәри осталыгын күтәрәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз