news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә “Йолдызлык” лагере балаларны кабул итә башлады

Быел “Йолдызлык”та 4 сменада 460 бала ял итәчәк.

(Зәй, 8 июнь, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Энҗе Әгъләмова). Җәй башлану белән балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары күңелле ыгы-зыгыга күмелде. Бу атна дәвамында Зәй районы территориясендәге балалар ял лагерьларында тантаналы төстә аларны ачу чаралары үтте, дип за район газетасы.

Шәһәр читендә урнашкан район карамагындагы “Йолдызлык” лагеренда да беренче смена әти-әниләр, район җитәкчеләре катнашында бәйрәм төсен алып ачылды. Быел “Йолдызлык”та 4 сменада 460 бала ял итәчәк. Ә беренче сменага 120 бала килде.

Нарат урманы эчендә урнашкан лагерь яшь дусларын елдан-ел төзекләнеп, тагын да матураеп каршы ала. Алдагы елларда корпуслар төзекләндерелеп, аларда юыну бүлмәләре, бәдрәф булдырылса, быел ашханәдә, кер юу корпусында өлешчә төзекләндерү эшләре үткәрелеп, заманча таләпләргә туры китерелде.

- Сез – балалар - безнең киләчәгебез, шуңа да сезнең балачачыгызның мавыктыргыч, уңайлы шартларда үтүе өчен без булдыра алганның барысын да эшләргә тырышабыз. Җәйге чорда барлык балаларның ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында булуы да күз уңында тотыла. Без сезнең мәктәп яны, шәһәр читендәге лагерьларда рухи яктан тагын да баеп, спорт чараларында чыныгып, күп энергия туплап яңа уку елына күтәренке рухта килүегезне, яңа уңышларга ирешүегезне телибез. Менә бүген “Йолдызлык” лагере ачылышында балаларның рус һәм татар телләрендә матур итеп чыгыш ясауларына чын күңелдән куандык, тел белү яшь буын өчен бик кирәкле. Алга таба “Йолдызлык”та төрле һава торышы шартларында да сезнең һәрдаим матур чыгышлар ясау мөмкинлегегез, спорт белән шөгыльләнү уңайлыгы булсын өчен яңа бер корпус төзергә планлаштырабыз. Анда актлар залы һәм спорт залын урнаштыру күздә тотыла. Ә әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә, лагерьда балаларның куркынычсызлыгы өчен бөтен шартлар тудырылган, аларның ялын мавыктыргыч итүгә педагоглар бөтен көчне куячак, - диде “Йолдызлык”ны тантаналы төстә ачу барышында район башлыгы Разиф Кәримов. Ул һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов лагерьны төзекләндерүгә өлеш керткән оешма җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Ә “Йолдызлык” та инде 1 июньнән килгән балалар дуслашып, бер гаилә булып тупланырга өлгергән. Һәр отрядның үзенчәлекле чыгышлары, бер-берсен тулыландырып торырга омтылулары инде лагерь тормышының кайнавы турында сөйли. Лагерь башлыгы Оксана Артюхова белдерүенчә, биредә тукландыру көненә 6 мәртәбә каралган, дүрт смена эше 1 июньнән 27 августка кадәр билгеләнгән. Беренче сменада ял итүче 120 бала, 5 отрядка бүленеп, тематик чаралар үткәрүдә катнашачак, ә бер отряд яшь көрәшчеләрдән тора. 7 яшьтән алып өлкән сыйныфларда булган балалар лагерьда һәр яшь төркеме өчен дә кызыклы чаралар оештырылуын, һәр көннең үзенчәлекле үтүен әйтәләр. Мәсәлән, шәһәрнең 6нчы мәктәбенең VIII сыйныфын тәмамлаган Виктория Чекашова биредә инде өченче ел рәттән ял итүе турында уртаклашты.
- Мин “Йолдызлык”ка бик теләп киләм. Лагерьда чакта хореографларның безнең белән эшләве нәтиҗәсендә биюгә хирыслыгым артты. Хәзер инде менә икенче ел “Энергетик” Мәдәният сараенда эшләүче “Импульс” бию ансамбленә йөрим. Актив төстә яшәү миңа бик ошый, - ди ул.

4нче мәктәпнең VII сыйныфын тәмамлаган Дарья Абрамова да “Йолдызлык”ка килү көннәрен көтеп алуы турында белдерде. Ул биредә күп дуслары булуын, төрле иҗади бәйгеләрдә үзен сынап карау мөмкинлеге булуын әйтә.

Кызлары Ксенияне инде дүртенче ел рәттән шушы лагерьга җибәрүче Наталья белән Василий Даниловлар балаларының бирегә шатланып килүләрен белдерделәр.
- Ксения инде биредә үз кешегә әйләнеп беткән, килеп кергән көннән үк дуслары уратып ала үзен. Саф һавада, табигать кочагында балага ял итү мөмкинлеге булудан без бик канәгать. Кызыбыз туклануның да яхшы оештырылуын әйтә, - ди Василий.

Лагерь башлыгы урынбасары Татьяна Нестерова белән педагог-оештыручы Наталья Алчина һәр сменаның аерым тематикага багышланачагын искәрттеләр. Беренче смена, мәсәлән, “Гарри Поттерның тылсымлы дөньясы” баш астында әкияти чараларга бай булачак. Балалар белән 10 әйдаман эшли. Аларның 6сы - студентлар хезмәт отрядларыннан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100