news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә әйләнеп капланган метаноллы цистернаны рельсларга бастырып куйганнар

Метанол якынча 40 квадрат метр мәйданга түгелгән.

Зәйдә әйләнеп капланган метаноллы цистернаны рельсларга бастырып куйганнар

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук ). Зәйдә әйләнеп капланган метаноллы цистернаны кабат рельсларга бастырып куйганнар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Вакыйга урынына ярдәмче поезд килгән, ул иртәнге дүртенче яртыларда цистернаны күтәртеп, рельсларга урнаштырган. Метанол түгелгән урын абсорбент белән эшкәртелгән.

«Метанол якынча 40 квадрат метр мәйданга түгелгән. Тимер юл полотносына зыян килмәгән, поездлар хәрәкәтендә тоткарлыклар юк», — диделәр ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Элегрәк «Татар-информ» кичә кич Зәйдә метаноллы цистернаның рельслардан төшкәнлеген хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot