news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә һәйкәлгә ут төрткән балаларны эзләп тапканнар

Аларның иң кечесенә — 9 яшь, зурысына — 11 яшь.

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Полиция хезмәткәрләре Зәйдә һәйкәлгә ут төртүдә шикләнелгән яшүсмерләрне тапкан.

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, ут төртүдә шикләнелгән балаларны эзләп табу өчен, полиция хезмәткәрләре Зәй мәктәпләренә барган.

«Татар-информ» кичә Зәйдә Җиңү бульварындагы «Азат итүче сугышчы» һәйкәле януын хәбәр иткән иде. Янгын дүрт яшүсмернең ут белән уйнавы аркасында килеп чыккан. Ут төртү мизгеле видеога эләккән.

Әлеге факт буенча «Хәрби һәйкәлләрне юкка чыгару» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.


news_right_1
news_right_2
news_bot